Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды

Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килгән.

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килде», — дип билгеләп үтте ул.

Якын арада республикада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты булдырылачак. Ул бер кат прививка ясатып, иммун системасы түбән булган кешеләр өчен каралган. Шул ук вакытта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теркәлгән барлык препаратлар да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») икенче кат вакцинацияләү өчен туры килә.

Фото: /photo.tatar-inform.ru

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-07-2021/tatarstanga-sputnik-v-vaktsinasyny-ya-a-partiyase-kaytartyldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев