Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә ковидның 46 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 46 очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысын да хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 152 556 ковид очрагы ачыкланган.

Узган тәүлек эчендә республикада 108 кеше савыккан, бетен период эчендә авырудан барлыгы 148 829 кеше сәламәтләнгән дип исәпләнә.

Татарстанда коронавирустан тәүлек эчендә үлүчеләр саны теркәлмәү дәвам итә. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 1 995 үлем очрагы теркәлгән.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев