Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган

    Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.

    Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 1се — читтән кертелгән, 52се — башка авыру белән элемтә нәтиҗәсендә эләккән.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 24 кеше хастаханәгә салынган, 29ы өйдә дәвалана.

    Авыручыларның иң күбе 60-70 яштлеклщр арасында — 16 кеше.

    Казанда - 26, Чаллыда — 8, Яшел Үзән районында — 7, Түбән Кама районында — 4, Лаеш районында — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берәр авыру очрагы теркәлгән.

    Бүгенге көндә республикада 18 184 Covid-19 очрагы теркәлгән.

    Барлыгы 14 842 кеше терелгән, шул исәптән 59ы – узган тәүлектә.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-03-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-53-keshe-koronavirus-yoktyrgan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: