Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 73 яңа очрагы ачыкланды

37 пациент өйдә генә дәвалана, 36 кеше хастаханәгә озатылган.

Бер тәүлек эчендә Covid-19 Казанда 26, Яр Чаллыда 17 очрак ачыкланды. Нурлат районында – 11, Чистай районында – 5, Аксубай һәм Лениногорск районнарында – 3 әр авыру очрагы теркәлгән. Алексеевск, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында коронавирусның берәр очрагын ачыклаганнар. 6 октябрьгә Татарстанда Covid-19 ачыкланган очракларның гомуми саны 27 474 кә җитте. 23 455 кеше терелгән, 770 кеше үлгән. Барлыгы 1094 215 кеше вакцина кадаткан, шуларның 957 984есе прививканың икенче компонентын алган.

Фото: /pixabay.com/

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-uzgan-tlek-echend-koronavirusny-73-yaa-ochragyn-achyklandy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев