Татарстанда туберкулезга тикшеренмәгән балаларның 27 проценты мәктәпкә һәм бакчага йөри
Республикада 3 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаган дип исәпләнә.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда туберкулезга тикшерү узмаган балаларның 27 проценты мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөри. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Ул Татарстанда 3 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаганын әйтте. "Кызганыч, балалар коллективында туберкулез йоктыру куркынычы саклана", - диде Авдонина.
Роспотребнадзор белгече былтыр республикада 23 балада туберкулез авыруы ачыкланганын билгеләп узды. Шулай ук, аның сүзләренчә, хосусый учреждениеләргә йөрүче һәм туберкулезга тикшеренмәгән балалар саны арткан.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183242/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев