Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

5,1 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 25 957гә җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 5,1 мең кеше табиблар күзәтүендә кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 8,5 мең тест үткәрелгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов республикада коронавирустан 22,6 мең кешенең (шуларның 29ы – узган тәүлектә) терелүен әйтте. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/10-09-2021/tatarstanda-tagyn-52-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5837117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев