Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада бер тәүлек эчендә 44 кеше коронавирустан терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 40 очрагы теркәлгән.

«Шул рәвешле, инфекция йоктырган кешеләрнең гомуми саны 19 235кә җитте», — диде спикер.

Татарстанның баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, бер тәүлектә белгечләр коронавируска 7,8 мең тест үткәргән, республикада барлыгы 2,1 миллионнан артык кеше әлеге процедураны узган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасар Владимир Жаворонков республикада 16 меңнән артык кешенең (шуларның 44е — узган тәүлектә) коронавирустан терелүен әйтте.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/26-03-2021/tatarstanda-tagyn-40-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5815320

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев