Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26 264 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 26, Чаллыда — 16, Тукай районында ике очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы ун муниципалитетында коронавирус очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26 264 очрагы рәсми рәвештә расланган, 22 835 кеше (шуларның 28е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 049 841 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 905 687 кеше икенче дозаны да алган.

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/16-09-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyasene-51-ya-a-ochragy-achyklangan-5837832

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев