Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә 174 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

    Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30057 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 174 кеше йоктырган.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 38 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өендә дәвалана.

    Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30057 очрагы теркәлгән, 24 878 кеше (шуларның 130ы — узган тәүлектә) терелгән.

    Республикада барлыгы 1 млн 468 432 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 014 875е икенче дозаны да алган. 

    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/27-10-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-174-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: