Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән
Коронавирустан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.
Татарстанда тагын ун кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән», - диделәр ведомствода.
Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев