Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше үлгән
2022 елның 11 гыйнварына республикада коронавирустан 1497 кеше үлгән.
Татарстанда тагын алты кеше коронавирус корбаны булган – алар дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз. Республикада рәсми теркәлгән Covid-19 корбаннарының гомуми саны 2022 елның 11 гыйнварына 1497гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Үлүчеләр саны 1497, аларның тәүлек эчендә расланганы – алты кеше <...>», — диделәр ведомствода.
Коронавирустан 1941, 1949 (икәү) һәм 1951 елгы ир-атлар, 1933 һәм 1957 елда туган хатын-кызлар үлгән.
Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 коронавирусыннан теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә. Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, ноябрь аенда Covid-19 йогышыннан 1,9 меңгә якын татарстанлы үлгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев