Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

    «31 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. Авыручыларның иң күбесе 30-50 яшьлекләр арасында - 27 кеше.

    Казанда – 54, Чаллыда - 6, Әлмәттә - 5, Түбән Камада - 4, Биек Тау һәм Лениногорскида - өчәр, Әлки, Яшел Үзән, Норлат, Сабада - икешәр, Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Сарманңа берәр очрак теркәлгән.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән, 11 404 кеше (шуларның 72се – узган тәүлектә) терелгән.

    Фото:   pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/19-01-2021/tatarstanda-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-90-ya-a-ochragy-achyklangan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: