Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда Covid-19дан дүрт кеше вафат булган

    Covid-19 аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 2022 елның 19 гыйнварына республикада 1535 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

    Covid-19 коронавирусы Татарстанда тагын дүрт кешенең гомерен өзде.

    Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 корбаны булды — бер ир-ат һәм өч хатын-кыз. Covid-19 аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 2022 елның 19 гыйнварына республикада 1535 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

    «Үлүчеләр саны 1535 кеше, шуларның бер тәүлектә расланганы — дүртәү <…>», — дип белдерделәр ведомствода.

    Реклама

    Коронавирустан 1937, 1947 һәм 1954 елгы хатын-кызлар, 1962 елгы ир-ат вафат булган.

    Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, SARS-CoV-2 аркасында үлүчеләрнең теркәлгән һәм теркәлмәгән очраклары аермасы Россиянең төрле регионнарында, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә. Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, ноябрь аенда Covid-19 вирусыннан якынча 1,9 мең татарстанлы вафат булган.


    Чыганак: татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: