Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 коронавирусына 24 мең тест үткәрелгән

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 73 очрагы расланган.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына 24 мең тест үткәрелгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.

«Республикада коронавирус инфекциясен йоктырган 73 кеше исәпләнә, 17 кеше терелгән, коронавирус инфекциясенә барлыгы 24 мең тест (шуның 12 меңгә якыны – Татарстанның лаборатор медицина учреждениеләрендә) үткәрелгән», - диде эксперт.

Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 15 мең 770 очрагы теркәлгән, шуның 2186сы – соңгы тәүлектә.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/13-04-2020/13-19-aprelg-tatarstanny-m-d-ni-onlayn-afishasy-5735844

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев