Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Танылган табиб пневмония турында сөйләде

Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский пневмония, аны дәвалау һәм профилактикалау турында киң таралган мифларны атады. Табиб сүзләренчә, пневмония — диагноз түгел. Бу үпкәләрдә ялкынсыну процессы. Ул бактериаль һәм вируслы булырга мөмкин. Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.

Моннан тыш, табиб, өзлегүләр булмасын өчен, профилактика өчен генә вируслы пневмония вакытында антибиотиклар куллану дөрес түгел, диде. Бу, киресенчә, тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, диде.

«Медицина фәне күптән инде антибиотикларны профилактик куллануның ахмаклык булуын дәлилләде. Ул нәтиҗәсез», — дип аңлатты Комаровский.

Аның сүзләренчә, вируслы инфекцияләр вакытында антибиотикларны профилактик чарасы буларак кына билгеләү бактериаль пневмония куркынычы ихтималын берничә тапкыр арттыра.

«Әгәр сез үзегезне яхшы хис итсәгез, температура югары, әмма кислород кытлыгы юк икән, температураны төшерә торган дарулардан тыш башка чаралар кирәк түгел», — дип тәмамлады табиб.

Фото: pixabay.com/

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/11-11-2020/tanylgan-tabib-evgeniy-komarovskiy-pnevmoniya-turynda-ki-taralgan-miflarny-atady-5784380

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев