Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тагын өч төбәктә "ковид" лы чикләүләр кертелде

Мәскәү үрнәгендә Россиянең кайбер төбәкләре яңа чикләүләр кертте.

Мәскәү үрнәгендә Бурятия, Мурманск өлкәсе һәм Хабаровск крае да коронавируска бәйле чикләүләр кертте.

Хабаровск краенда, мисал өчен, эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне һәм йөкле хатын-кызларны өйдән торып эшләргә тәкъдим иттеләр.

Бурятиядә парк һәм скверлар, җәмәгать урыннары ябыла.

Мурманск өлкәсендә җәмәгать туклану урыннары төнлә эшләмәячәк. Шулай ук хезмәткәрләрнең 1/3 сен өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим ителә.

Билгеле булганча, Мәскәүдә 20 июньгә кадәр эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Мәскәү өлкәсе дә массакүләм чаралар уздырудан баш тартты.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tagyn-ch-tbkt-kovid-ly-chikllr-kertelde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев