Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиблар коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру куркынычын бәяләде

Чәчәк кибетләрен даими рәвештә җилләтеп торсалар да, коронавируска каршы чараларын үтәү турында онытып җибәрмәскә кирәк.

8 Март алдыннан коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру мөмкинлеге фикер алышу өчен актуаль темага әверелде.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, табиблар россиялеләрне тынычландырырга ашыга – биредә инфекция эләктерү куркынычы юк дәрәҗәсендә.

Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн аңлатканча, пандемия вакытында вирус йоктыруның бик күп варианты бар, әмма аның чәчәк аша күчү ихтималы бик аз. Шунлыктан хатын-кызларны 8 Март белән котлап чәчәк бүләк итәргә мөмкин һәм кирәк тә.

Тагын бер эксперт – йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков сүзләренчә, чәчәк кибетендә дә вирус йоктырудан куркырга кирәкми.

«Чәчәк кибетләрендә ишекләр гел ачылып-ябылып тора. Мондый кибетләр әллә ни зур түгел, аларны даими рәвештә җилләтәләр. Шунлыктан куркырга кирәкми, әмма бөтен таләпләрне дә үтәү мәҗбүри», – дип искәртте ул.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/04-03-2021/tabiblar-koronavirus-infektsiyasen-ch-ch-k-g-ll-m-se-asha-yoktyru-kurkynychyn-b-yal-de-5810552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев