Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиблар COVID-19 вирусы белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеме кимәскә киңәш итә

Табиблар коронавирус белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеменең зыянлы булуын әйтә.

 

 

Коронавирус кичергән кешеләрнең кан әйләнеше бозыла, ә биек үкчәле аяк киеменнән йөрү хәлне тагын да катлауландыра. Бу хакта Урал федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сергей Токаревка сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, ковидтан соңгы синдром вакытында тромблар барлыкка килү куркынычы 13 процентка арта һәм аякларга, кан тамырларына өстәмә көчәнеш аркасында йөрәк-кан тамырлары системасының җитди чирләре, шул исәптән үпкә артериясенең тромбоэмболиясе башланырга мөмкин. Моның исә соң чиктә йөрәкнең тукталуына һәм үлемгә китерүе ихтимал.

Токарев аякларында кан әйләнеше бозылган һәм кан тамырлары киңәйгән кешеләргә уңайлы аяк киеме кияргә киңәш итә.

Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырганнан соң тернәкләнү чорында ерак араларга бармый һәм очмый торырга, шулай ук чамасыз физик көчәнештән сакланырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев