Табиб йорт хайваннарыннан коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын бәяләде
Песи һәм этләргә инфекцияне кисәтү өчен кеше кабул итә торган дарулар бирмәскә кирәк.
Коронавирус инфекциясенең кешегә хайваннардан йогуына бәйле ышанычлы мәгълүматлар юк.
Табиб кешеләрнең әлеге вирусны йорт хайваннарыннан эләктерүенә кагылышлы барлык мәгълүматларны тикшерелмәгән һәм расланмаган дип белдерде. Әмма икенче төрле куркыныч бар – кеше үзе эт яки песигә коронавирус йоктырырга мөмкин.
«Этләр һәм песиләр үзләре коронавирус инфекциясе белән авырырга мөмкин. Симптомнары да (төчкерәләр, кәефсезләнәләр, ашаудан баш тарталар) безнеке кебек үк диярлек. Чирне – алар безгә түгел, ә без аларга йоктырабыз», - ди табиб
Әмма, инфекция йоктырудан куркып, песи һәм этләргә кеше кабул итә торган дарулар бирмәвең хәерле.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев