Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб яман шешне булдырмый калу ысулын әйтте

Папиллома вирусы булган кешеләргә даими рәвештә тест узарга киңәш ителә.

Яман шешнең кайбер төрләре, аерым алганда, аналык җиңсәсе яман шеш кеше папилломасы вирусы аркасында барлыкка килә.

Табиб сүзләренә караганда, бу инфекцияне вакытында ясатылган прививка ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Мясников бу вирус аналык җиңсәсендә яман шеш барлыкка килүнең йөз процент очрагында сәбәпче булып тора, диде.

 «Вирус сездә яман шеш барлыкка китерсен өчен, < ... > ун елга якын вакыт узарга тиеш. Гадәттә, нык иммунитетлы сәламәт хатын-кызларда вирус бер-ике елдан соң юкка чыга», – диде ул.

Табиб сүзләренә караганда, папиллома вирусы булган кешеләр даими рәвештә тест узарга тиеш. Ел саен аналык җиңсәсендәге яман шештән 250 мең хатын-кыз үлә.

«Бүгенге көндә кеше папилломасы вирусыннан прививка бар», – дип искәртте Мясников.

Моннан тыш, вируслы хатын-кызлар саны кимү ир-атларның яман шешнең кайбер төрләре белән сирәгрәк авыруына китерә, дип өстәде ул.


Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/30-06-2020/tabib-yaman-sheshne-buldyrmyy-kalu-ysulyn-ytte-5753376

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев