Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб Татарстанда яшәүчеләрне яман шешкә тикшеренү узарга өндәде

Беренчел медицина челтәрендә диспансеризация ярдәмендә яман шешкә тикшеренергә мөмкин.

Сәламәтлекне онкология авыруларына тикшерү бик мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.

«Сәламәтлегең турында кайгыртудан баш тартырга ярамый, чөнки без барыбыз да аның турында кайгыртуның барыннан да элек гражданның үз бурычы булуын яхшы аңлыйбыз. Әйе, хастаханәләр һәм поликлиникалар әзер, әмма кеше үзендә җаваплылык табарга һәм әгәр мин хәзер тикшерелмәсәм, соң булырга мөмкин, дип уйларга тиеш», — диде спикер.

Баш табиб хастаханәнең лаборатория һәм техник базасы пациентларны кабул итәргә әзерлеген әйтте, татарстанлыларны сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм онкология авыруларын профилактикалу турында онытмаска өндәде.

Татарстан поликлиникалары үз эшләрен тулы күләмдә яңадан башлап җибәрде. Беренчел медицина челтәрендә диспансеризация ярдәмендә яман шешкә тикшерергә мөмкин.


Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/30-09-2020/tabib-tatarstanda-yash-chel-rne-yaman-sheshk-tiksheren-uzarga-nd-de-5775397

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев