Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб сулыш алу ешлыгы буенча коронавирусны ачыклау серләре белән уртаклашты

Тын кысылу – коронавирус вакытында күзәтелгән иң куркыныч симптомнарның берсе, дип искәртте Владимир Болибок.

Ис сизү тойгысын югалту баштарак коронавирус инфекциясе йоктыруның төп симптомы санала иде, әмма яңа штаммнар барлыкка килгәч ул сирәгрәк ачыклана башлады. Хәзер үпкәгә бәйле проблемаларны сулыш алу ешлыгы буенча ачыклавы күпкә җиңелрәк, дип раслый табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок.

«Элегрәк күзәтелгән (әйтик, „альфа“ штаммы вакытында) билгеле бер симптомнар хәзер юк инде. Бер ел элек киң таралган симптом (ис сизү тойгысын югалту) бүген сирәк очрый», - диде ул.

Белгеч Sputnik радиосына биргән интервьюсында хәзерге вакытта иң киң таралган симптомнарның (ютәл һәм температура күтәрелү) гадәти ОРВИ өчен дә хас булуын билгеләп үтте, бу исә диагноз куюны катлауландыра. Әмма ПЦР-тест тапшырганчы кеше үз сулышының ешлыгын күзәтергә тиеш. Тын кысылу – коронавирус вакытында күзәтелгән иң куркыныч симптомнарның берсе.

«Шуны истә тотарга кирәк: әгәр кеше авыр әйбер күтәрми һәм борчылмый икән, аның сулыш алу ешлыгы минутына 20дән дә артып китмәскә тиеш. Әгәр кеше тыныч кына утырса һәм еш-еш суласа, димәк, аның үпкәсенә бәйле проблемалар бар дигән сүз», - дип искәртте Болибок.

Шул рәвешле, әгәр кеше тыныч кына утыра, ә аның сулыш алу ешлыгы минутына 20дән дә артып китә икән, аңа шунда ук табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/05-10-2021/tabib-sulysh-alu-eshlygy-buencha-koronavirusny-achyklau-serl-re-bel-n-urtaklashty-5840099

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев