Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб ничә сәгать йокларга кирәклеге турында сөйләде

Йокы килүдән җәфа чигүчеләр табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Уртача алганда, кешегә 7-8 сәгатькә кадәр йокы кирәк, әмма һәркемнең төнге ялының үз дәвамлылыгы бар. Бу хакта табиб-сомнолог Александр Пальман сөйләде, дип хәбәр итә RT.

«Аз йоклаучы кешеләр бар, аларга йокы гадәттәгедән берничә сәгатькә азрак кирәк булырга мөмкин. Ә озак йоклаучыларга берничә сәгатькә күбрәк йокларга кирәк», – диде белгеч һәм мондый аерманың генетикага бәйле булуы белән аңлатты.

Шул ук вакытта белгеч йокы килүдән җәфа чигүчеләргә табиблар ярдәменә дә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Гиперсомния «депрессиядән башлап, йокының обструктив апноэ синдромы нәтиҗәсе булырга мөмкин», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, Александр Пальман көндәлек көннәрдә йокы туймаса, ял көннәрендә озаграк йоклап компенсацияләргә мөмкин булуына игътибар итте. Әмма мондый тәртип гадәткә әйләнергә тиеш түгел, чөнки мондый яшәү рәвеше булганда кешенең хәле барыбер начарланачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/13/189747/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ