Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб коронавирус таратучы иң куркыныч затларны атады

Пульмонолог сүзләренчә, терелгәннән соң вируслы кисәкчәләр югары сулыш юлларында кала.

Коронавирусны таратучы иң куркыныч кешеләр – Covid-19 авыруын кичергән һәм шуннан соң медицина битлекләрен киеп йөрмәскә карар кылган затлар дип санала. Бу хакта профессор һәм медицина фәннәре докторы, Россиянең атказанган пульмонологы Александр Карабиненко белдерде.

«Коронавирус белән чирләп терелеп битлексез йөрү кешеләрне зарарлаудан коткармый. Алар коронавирусны ирекле һәм бернинди каршылыкларсыз тарата», – дип искәртте Карабиненко.

Белгеч фикеренчә, терелгәннән соң вируслы кисәкчәләр югары сулыш юлларында кала. Димәк, авырып терелгәннәргә дә битлек кияргә кирәк, дип саный ул.

«Битлек кимәгән кешеләр коронавирусны актив таратучылар булып тора. Беренче чиратта бу балалар, яшьләр – нәрсә дә булса исбатлау бик авыр булган кешеләр», – дип өстәде табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/13-11-2020/tabib-koronavirus-taratuchy-i-kurkynych-zatlarny-atady-5785258

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев