Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшьне атады

40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра.

Хатын-кыз беренче баласын иртә репродуктив яшьтә яхшы таба. «Репродуктив яшь дигән төшенчә бар: иртә репродуктив – 35 яшькә кадәр һәм соң репродуктив – 35 яшьтән соң һәм менопаузага кадәр. Бала табу өчен оптималь яшь – 35кә кадәрге иртә репродуктив яшь», – диде ул.

Абаева сүзләренчә, бу яшьтә хатын-кызларда овариаль запас (аналык бизләрендә фолликулалар саны) яхшы була, аларда күкәй күзәнәкләре «саклана».

Гинеколог билгеләп үткәнчә, ике бала арасындагы иң оптималь ара – ике ел. Шул ук вакытта, 40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра, дип өстәде ул.


Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-06-2020/tabib-hatyn-kyzlarga-bala-tudyru-chen-optimal-yashne-atady-5748176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев