Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб еш кына агулану китереп чыгара торган биш продуктны атады

Табиб, беренче урында - йомырка тора, аларны юарга ярамый һәм суыткычта сакларга кирәк, дип искәртте.

Испан диетологы Мария Мерино La Vanguardia белән сөйләшкәндә азык-төлек белән агуланудан качу өчен аеруча сак булырга кирәк булган продуктларны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Табиб, беренче урында - йомырка тора, аларны юарга ярамый һәм суыткычта сакларга кирәк, дип искәртте. Ул шулай ук өстәлдә составында йомыркалардан майонез яисә башка соус кергән аш-суны калдырмаска кирәк, дип өстәде. Мондый салатларны бүлеп биргәннән соң суыткычка куярга кирәк.

Еш кына агулануны балык һәм диңгез продуктлары китереп чыгара, дип кисәтте диетолог һәм аларны санитар нормаларга туры килә торган тикшерелгән урыннарда сатып алырга кирәк, дип өстәде.

Моннан тыш, беркайчан да тавык итен пешмәгән килеш ашарга ярамый: сальмонелл һәм стафилококклар аркасында бу итне һәрвакыт тулы әзерлеккә җиткерергә кирәк.

Сез ризыклар әзерләү өчен башка ит төрләрен дә ышанычлы урыннан сатып алуыгызга ышанырга тиеш.

Табиб шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга кирәклеген искә төшерде. Моның өчен савытта су һәм лимон согы кулланырга киңәш итте.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195975/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев