Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб эчәклек өчен зыянлы ризыкларны атады

Германиянең Крефельд шәһәрендә Helios шәхси клиникасының медицина директоры, немец гастроэнтерологы, һәм профессор Томас Фрилинг эчәклекнең лайлалы тышчасына зыян китерә торган продуктларны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, озак вакыт дөрес тукланмау сәбәпле, эчәклекнең хроник ялкынсынуы, юан эчәклекнең төп өлешендә һәм туры эчәктә рак авыруы, шулай ук бавыр циррозы барлыкка килергә мөмкин.

Беренче чиратта гади һәм рафинадланган шикәр ашамаска, камыр ризыклары, шоколад һәм мармеладны чикләргә кирәк, ди табиблар.

Моннан тыш, рационда тозлы, ысланган итне, шулай ук колбаса эшләнмәләрен киметергә кирәк, чөнки алар канцерогенлы ризыклар. Әмма Томас Фрилинг бу ризыкларны атнага бер ашау организмга сизелерлек зыян китермәвен әйтте. Эч авыртканда, эчәклектә газ җыелганда, ашказаны күпергәндә, көзән җыерганда аларны ашамаска киңәш ителә.

Эчәклек өчен маргарин һәм майонез кебек майлар зыянлы. Банан, балык, җиләк-җимеш пюресы, пешкән бәрәңге һәм әчетеп тозланган кәбестә эчәклекнең лайлалы тышчасын саклый торган ризыклар исәбенә керә.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/12/55106/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев