Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб Covid-19 инфекциясе симптомсыз очракларының куркыныч булуы турында әйтте

Тикшеренү 335 мең кеше кейслары (төгәл очраклар) нигезендә үткәрелгән, алар коронавирус инфекциясе белән зарарланган 107 мең авыруның якын даирәсендә булган кешеләр.

Коронавирусны симптомсыз йөртүчеләрдән йоктыру куркынычы авыру авыр формада үтүче кешеләрдән йоктыруга караганда күпкә югарырак.

Мондый белешмәләр РФ башкаласының Сәламәтлек саклау департаменты белгечләре тарафыннан зарарланган кешеләрнең якын контактлары арасында инфекция таралуны анализлау нигезендә алынган.

Анастасия Ракова сүзләренә караганда, тикшеренү 335 мең кеше кейслары нигезендә үткәрелгән, алар якын даирәдә урнашкан, коронавирус инфекциясе белән зарарланган 107 мең кеше даирәсендә булган. Анализ нәтиҗәләре инфекцияле кешедән йогу ихтималы һәм чирнең авыру үтүе  арасындагы элемтә булмавын күрсәткән.

«Әйтик, авыруны симптомсыз кичерүче якыннары белән аралашканда аңардан кешеләрнең  22 проценты инфекция йоктырган, авыруның җиңел формасы булганнардан — 20 процент, уртача авырлыктагы авыручыдан — 14 процент, авыруның авыр формасы белән дәваланучыдан 15 процент кеше чирләгән», – дип билгеләп үтте Мәскәү мэры урынбасары.

Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 75 процент очракта симптомсыз йөртүчеләрдән чир йоктырган кешеләрдә дә шулай ук инфекция билгеләре күренми.


Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-07-2020/tabib-covid-19-infektsiyase-simptomsyz-ochraklaryny-kurkynych-buluy-turynda-ytte-5756653

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев