Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб челләдә файдалы эчемлекләр исемлеген әйтте

Белгеч, эссе какмасын өчен, кешеләр үтәргә тиешле төп кагыйдәләрне искәртте.

Җәйге эссе көннәрдә кая гына барсаң да, үзең белән эчәргә су алу кирәк, ләкин бик салкын, бозлы су эчәргә ярамый. Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде һәм нинди эчемлекләр файдалы булуын әйтте.

«Беренче урында гади кайнаган су, икенче урында газлы булмаган минераль су, өченче урында җылы үлән чәе, тик ул баллы булмаска тиеш. Бөтнек тә өстәргә була. Бөтнек чәе тынычлап йоклап китәргә дә булыша. Эсседә компот, морслар да киңәш ителә. Баллы газлы эчемлекләр, алкоголь ярамый», — диде Роза Алимова.

Тәүлегенә 1,5-2 литрга кадәр су эчәргә кирәк, тик, табиб сүзләренчә, хроник чирләре, йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, табиб кушуы буенча аерым эчү режимы булуы шарт. «Күп эчү тир чыгуын арттыра, бу организмда алмашу процессларын, терморегуляцияне яхшырта», — диде табиб.

Роза Алимова эсседә туклану да җиңелчә булырга, ваклап тәүлегенә 4-5 тапкыр ашарга кирәклеген, яшелчәләр, җиләк-җимешләргә, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итте. «Физик көчәнешләрне, спорт күнекмәләрен киметергә, спорт белән урамда иртә-кич шөгыльләнергә, олыларга йөгерүләрдән баш тартырга кирәк. Бакчада көндезге эсседә эшләргә ярамый. Төрле хроник авырулары булганнарга кан басымын үлчәп тору мөһим», — диде.

Табиб челләдә бигрәк тә 11 сәгатьтән 15 сәгатьткә кадәр туры кояш нурларыннан качарга, эссе какмасын өчен, баш киеме кияргә, күбрәк күләгәдә булырга киңәш итте. «Йокларга ятар алдыннан, салкынча душка керергә, җиңелчә җәймә астында, я бөтенләй ябынмыйча йокларга, төнгә тәрәзәләрне ачык калдырырга кирәк», — диде.

Роза Алимова беренче кояш ваннасы 15-20 минуттан артмаска тиешлеген искәртте. «Аннары акрынлап арттырырга, ләкин ике сәгатьтән артык түгел. Хәрәкәттә, иртән һәм кичен кызыну хәерлерәк, ашаганнан соң берәр сәгатьтән генә кызыну дөрес», — диде.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев