Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде

Биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган приборлар урнаштырырга кирәк, ди табиб.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский кеше күп булган биналарда коронавирус йоктырудан сакланып бетеп булмаса да, авыру куркынычын киметүнең тагын бер ысулы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, чир йоктыруга начар вентиляция дә йогынты ясый, чөнки сөрем газы концентрациясе арта.

«Әгәр бинада СО2 концентрациясе югары икән, бу урын куркыныч дигән сүз. Анда барырга ярамый – анда чир йоктырырга мөмкин», – дигән табиб. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Аның фикеренчә, бу хәлдән чыгу өчен биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган җайланмалар урнаштырырга кирәк.

«Әгәр сөрем газы күләме меңнән кимрәк берәмлек булса, анда куркыныч түгел диярлек. Әгәр бу саннан югарырак икән, вентиляция кирәк. Ә инде СО2 күләме 1,5 меңнән югары икән — бу бинада булу сәламәтлек өчен куркыныч тудыра», – диде Комаровский.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-01-2021/tabib-koronavirus-yoktyru-kurkynychyn-kimet-turynda-s-yl-de-5801209

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев