Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде

Авыру, симптомсыз узган очракта да, йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый.

Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде.

Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән  2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан) барлыкка килергә мөмкин.

«3-6 айдан соң overlap-синдромнар рәвешендә өзлегүләр башлана - бу организмда өстәмә аутоиммун авырулары», – диде Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар белгече-кардиологы Әлфия Дроздова.

Институтның балалар гастроэнтерология бүлеге мөдире Мария Ерохина коронавирус кичергән балалар ашказаны-эчәк тракты авырулары белән дә очрашырга мөмкин, дип сөйләде.  

Фото:  photo.tatar-inform.ru

ЧЫганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/21-07-2021/tabib-balalarny-koronavirus-bel-n-avyruy-nindi-n-ti-l-rg-kiter-e-turynda-s-yl-de-5830987

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев