Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб ашказаны-эчәк тракты авырулары белән көрәшүдә ярдәм итә торган ризыкларны атады

Табиб-диетолог Елена Соломатина «Кичке Мәскәү» программасында ашказаны-эчәк тракты авыруларын профилактикалауга ярдәм итә торган җиде продуктны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, үзенең антиоксидант үзлекләренә бәйле рәвештә кайбер тәмләткечләр кешенең гомуми халәтенә уңай йогынты ясарга һәм хәтта онкологиягә каршы көрәш вакытында симптомнарны да җиңеләйтергә сәләтле.

Беренче урында — имбирь. Табиб аны тамыр килеш тә, киптерелгән, төелгән яки шикәрләнгән төрдә дә кулланырга киңәш итә.

Моннан тыш, авырлыгы һәм аппетиты югала башлаган пациентларга киңәш ителә торган розмарин файдалы үзлекләргә ия.

Табиб шулай ук антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре хисабына яман шештән саклый ала торган куркуманы кулланырга киңәш итте.

Башка продуктлар арасында көчле кызыл борыч чили, сарымсак, мәтрүшкә һәм ромашка бар.

Фото:http://://pixabay.com

Чыганак:https://tatar-today.ru/2020/01/55806/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев