Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табанга массаж ясауның да үзенчәлеге бар

Әлеге массаж төре сабыйларга аеруча файдалы.

Табанга массаж ясаганыгыз бармы? Бу төр массаж бик киң таралган булмаса да, табиблар аның файдасы бик зур булуын билгели. Аяк массажының төп файдасы – мускулларга гына түгел, бөтен организмның торышын стимуллаштыру. Мондый нәтиҗәлелек табан астында күпсанлы рефлектор нокталарының урнашуына бәйле, аларның һәркайсы билгеле бер органның торышы өчен җавап бирә.

Массаж, сәламәтләндерү белән беррәттән, җан тынычлыгы да китерә. Әмма аның файдасы моның белән генә чикләнми. Табан астына ясалган массаж:

– нервыланудан саклый, көн дәвамында тупланган нерв киеренкелегеннән арындыра;

– нерв системасына көч китерми, көч һәм энергияне тергезә;

– аяк-кулларны кан белән тәэмин итүне нормальләштерә;

– мускулларны кирәкле матдәләр белән тукландыра.

Табан астында умыртка сөяге белән элемтә булган нокталар туплана. Димәк, нәкъ шул нокталарга массаж ясасаң, хәтта аркадагы катлаулы чирләрдән дә арынырга һәм организмның гомум торышын яхшыртырга мөмкин.

Аяк бармакларына массаж ясау тешләргә, күзләргә, йөрәк, борын, хәтта колакларга файдалы. Шулай ук табан астында нинди дә булса конкрет органга туры килгән уникаль нокталар гына түгел, ә эмоциональ халәткә тәэсир итүче нокталар да урнашкан.

Рәсемдә табан астындагы нокталарның организмның кайсы өлешенә бәйле булуын күрсәтелгән. Сәламәт булыгыз!

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X