Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Суны җитәрлек эчәсезме?

Организмның сусызлануын белдергән 6 билге.

Табиблар белән галимнәр әлегә кадәр төгәл бер фикергә килә алмыйлар: көн саен 8 стакан су эчү күпме, азмы? Ләкин бер тавыштан организмга су кирәклеген, киресенчә булган очракта, тормыш өчен мөһим булган процессларның зыянлану мөмкинлеген әйтәләр. Нәкъ менә сезгә никадәр су эчәргә кирәклеген ничек ачыкларга? Моны тикшереп карарга була. 

Авыздан ис килү
Көн буена тел, урт, теш араларына җыелган кечкенә азык калдыклары селәгәй ярдәмендә чистартыла. Бу – селәгәй кирәкле күләмдә эшкәртелеп чыкканда гына мөмкин.  Җитәрлек су эчмисез икән, әлеге процесс әкренәя һәм авыздан ис килә башлый. Теш, ашказаны-эчәк тракты борчымый икән, димәк, су аз эчәсез.

 

Ярсучанлык һәм кәефнең тиз үзгәрүе
Организмның сусызлануы кәеф үзгәрүгә, тиз кызып китүгә сәбәпче.  Әлеге билгеләрнең хатын-кызларда еш булуын галимнәр аңлата алмый. Шулай да  бу вакытта су күп эчәргә киңәш итәләр. 

Камыр һәм баллы ризыклар ашыйсы килү
Без еш кына ашыйсы килү белән кибегүне бутыйбыз. Шуңа күрә ябыгучыларга, ашыйсы килгәндә, башта бер стакан су эчеп карарга кирәк дигән киңәш бик урынлы. Тик бик азлар гына белә: организмга су җитми башлый икән, күзәнәкләргә ризыктан энергия табарга бик авыр, шуңа күрә алар «җиңел» энергия – углеводларга тартыла. Бигрәк тә мондый теләк физик йөкләмәләр һәм стресс вакытында туа. Чөнки организм өстәмә энергия таләп итә. Бу вакытта бер стакан су эчеп кую  – күпкә отышлы. 

Тән тиресе сузылучанлыгын югалта
Кул беләзеген ныгытып бөгегез дә, берничә секунд тотып торыгыз. Кире турайтыгыз. Әгәр тән тиресе элекке хәленә тиз кайта икән, димәк, бар да яхшы. Киресенчә булган очракта, су күп эчәргә кирәк. Организмда су җитәрлек күләмдә түгел икән, тән тиресе сузылучанлыгын югалта.

Эшләү сәләте кими
Организмда су җитмәү кан басымы кимүгә, йөрәкнең тиз эшли башлавына китерергә мөмкин. Су кирәк кадәр күләмнән 5% ка кимесә дә, эшчәнлек сәләте 30% ка кими. Шуңа күрә эш урынында шешә белән су тотыгыз. Даими рәвештә эчеп торырга онытмагыз. 

Хәлсезлек һәм баш әйләнү

Сусызлык кан басымы төшүгә китерә. Ул исә баш әйләнүгә, хәлсезлеккә, хәтта һушны югалтуга китерә. Әлеге билгеләргә игътибарсыз калмагыз. Күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Кабатлана башласа, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез.  
Чулпан Галиәхмәтова

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8154

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев