Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны прививка кампаниясен хупларга өндәде

2020 елның көзендә Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар.

Быел көз Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар. Республика халкына бу кампанияне хупларга кирәк, чөнки коронавирус пандемиясе фонында грипп тагын да куркынычрак. Мондый фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

«Мин халыктан көзен грипптан күмәк вакцинация кампаниясен хуплауларын сорыйм. Беренче чиратта, бу без гриппка каршы тора алсын өчен эшләнелә, ул да, коронавирус белән бергә, кеше сәламәтлеге өчен кайтарып булмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде Альмир Абашев.

Аның сүзләренчә, кеше бу ике авыруны параллель рәвештә кичерә ала, шуңа күрә грипптан прививка бөтен кешегә дә ясалырга һәм халык та бу эштә актив катнашырга тиеш.


Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-08-2020/s-lam-tlek-saklau-ministry-urynbasary-halykny-privivka-kampaniyasen-huplarga-nd-de-5761511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X