Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы яман шеш үсү сәбәбен әйтте

Андрей Каприн тәмәке тартуны, алкогольне һәм папиллома вирусын онкология авыруы үсешенең төп факторлары дип саный.

Яман шеш барлыкка килүгә йогынты ясаучы төп факторлар - тәмәке тарту, алкоголь куллану һәм папиллома вирусы. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-онкологы Андрей Капринга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Шуны аңларга кирәк: якынча 15 процент – ул безнең генотип, ә калганы - яшәү рәвеше. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан расланган. Яман шеш барлыкка китерә торган төп факторлар - тәмәке тарту, алкогольне чамадан тыш куллану һәм папиллома вирусы», - дигән ул Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясаганда.

Карпин сүзләренчә, онкология авырулары шулай ук химик матдәләр, мәсәлән, асбест яки буягычлар тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин. Кайбер очракларда, кызыл итне чамадан тыш куллану яман шеш үсешенә китерә, дип өстәгән ул.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192848/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ