Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сколиоз турында ниләр беләсез?

Сколиоз – балаларда иң еш очрый торган чирләрнең берсе.

Сәбәбе нәрсә моның – хәрәкәт җитмәүме, дөрес тукланмаумы? Аны булдырмый калу юллары бармы?  Сорауларыбызга җавап эзләп медицина фәннәре докторы, Казан федераль университетының хирургия кафедрасы профессоры, Республика балалар клиник хастаханәсенең амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге җитәкчесе, табиб-ортопед Илья РЯБЧИКОВка мөрәҗәгать иттек.

«Сколиоз – умыртка баганасының бер якка таба кәкрәюе. Бу диагнозны 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга куялар. Кызларда ул алты тапкырга күбрәк күзәтелә. 

Бу чир нилектән килеп чыга соң? Сабый балаларның умыртка баганасы кимерчәкләрдән генә тора. Кимерчәкләрнең сөяккә әверелү процессы 17 яшьләренә кадәр бара. Шул чорда сколиоз чире башлану ихтималы бар. Кайбер балада бу чир тумыштан да күзәтелә. Сәбәпләре күп: умыртка сөягенең бергә кушылып үсүе, җитлегеп бетмәгән өстәмә умыртка сөякләре булу, кабыргаларның бергә берегүе... Тумыштан булган сколиоз балага бер яшь тулганчы ук үзен сиздерә.  

Сколиозның берничә формасы була.  Иң еш очрый торганы – идиопатик сколиоз. Бала үскән чорда умыртка баганасы дөрес формалашмый. Чирнең бу төре 10 яшьтән соң барлыкка килә. 

Баласында сколиоз башлануын әти-әни үзе дә ачыклый ала. Аның иң беренче билгеләре: туры басканда баланың бер иңбашы астарак була. Арттан караганда, калак сөякләре дә бер яссылыкта түгел. Алга иелгәндә, умыртка баганасының туры булмавы аермачык күренә. Әгәр дә шушы билгеләрнең берәрсе булса, кичекмәстән баланы табиб-ортопедка күрсәтергә кирәк. 

Дәваланмаган очракта, умыртка кәкрәю күңелсез нәтиҗәләргә китереп, сәламәтлеккә җитди зыян сала. Гәүдәнең торышы үзгәрү, бер якка янтаю, күкрәк читлеге авышу – монысы әле бер хәл, бу бит эчке органнарның да үсешенә һәм аларның үз функцияләрен үтәвенә комачаулый.  

Балада сколиозны булдырмый калу аны дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк.  Шуңа да әти-әниләр баланың физик үсешенә ныклы игътибар итәргә тиешләр. Иң элек – дөрес туклану. Икенчесе –  аның кайда йоклавын кайгырту. Артык йомшак ятак файда китерми, зыян гына сала. Мөмкинлек булса, ортопедик матрас алыгыз. 

Бала ничек йөри, ничек утыра – аны да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Алга сөрлегеп, башын иеп йөрмиме, бер якка янтаеп утырмыймы? 

Тиздән яңа уку елына әзерлек чоры башлана. Умырткасы ныгып җитмәгән балаларга иңбашына элеп яки бер кулга гына тотып йөри торган портфельләр алмаска кирәк. Көн дә мәктәпкә йөртү өчен ортопедик рюкзак кулайрак. Шулай ук дәрес әзерли торган урынын да дөрес көйләү кирәк. Өстәл белән урындык баланың буена туры килергә тиеш. 

Баланың сәламәтлеге өчен иң яхшы спорт төре – йөзү. Аны кече яшьтән үк йөзәргә өйрәтегез һәм бассейнга йөрү мөмкинлеген тудырырга тырышыгыз. Бу аның сәламәт, матур булып үсүе өчен бик мөһим. 

Балага сколиоз диагнозы куелган икән инде, әти-әнинең бурычы – тәҗрибәле табибка күренү һәм аның белән берлектә дәва ысулларын сайлау, ул кушканны үтәү. Сколиозны дәвалау һәрвакыт команда эше. Ул командада – бала, әти-әни һәм табиб. Бу озак процесс. Әти-әнигә бу очракта үзләренә дә нык булырга, балага кыюлык һәм сабырлык үрнәге күрсәтергә туры киләчәк. 

Ортопедка барган көн бала өчен кечкенә генә бер бәйрәмгә әйләнсен.

 

Россия дәүләт санитария баш табибының 2010 елның 29  декабрендә биргән күрсәтмәсе нигезендә балалар өчен көндәлек кулланылучы дәреслекләр һәм әсбаплар комплекты түбәндәге авырлыктан артмаска тиеш.

* 1-2 нче сыйныф укучылары өчен – 1,5 кг;

* 3-4 нче сыйныфта – 2 кг;

* 5-6 нчы сыйныфларда – 2,5 кг;

* 7-8 нче сыйныфларда – 3,5 кг;

* 9-11 нче сыйныфларда – 4 кг.

 

Өстәл-урындыкны буйга карап сайлыйбыз.

* Буй 116–127 см булса, өстәл биеклеге – 53 см, урындыкныкы – 35 см. 

* 128–136 см буйлы бала өчен өстәл – 56 см, урындык – 37 см.

* 137–144 см буйга өстәл биеклеге – 59 см, урындыкныкы – 40 см.

* 145–153 см буйлы баланың өстәле – 63 см, урындыгы – 43 см. 

* Өстәл өсте баланың диафрагмасы белән бер яссылыкта булсын. Терсәкләре өстәлдә ятарга тиеш. 

* Өстәлнең җитәрлек киң булуы һәм авышлыгын үзгәртү мөмкинлеге дә мөһим. Уку өчен өстәл өслегенең почмагы 30 градус, ә язу өчен 7–12 градус булса яхшы. Ел да яңа җиһаз алмас өчен, бала белән бергә «үсә» торган өстәл-урындыкларга игътибар итегез.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/skolioz-turynda-nilr-belsez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев