Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Шәһри Казан”: Үт куыксыз ничек яшәргә? (Табиб КИҢӘШЛӘРЕ)

Үт куыгы белән бәйле авыруларны кисәтү, дәвалау турында Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе хирургы табиб Камил ГАФУРОВ белән сөйләштек.

Үт куыгы – ашкайнату системасына керә торган әгъзаларның берсе. Күпмедер дәрәҗәдә бавырның эшчәнлеген җиңеләйтү, майларны эшкәртү өчен махсус үт суы бүлеп чыгара. Әлеге орган начар эшләгәндә, үт суы дөрес бүленми башлый, аның куесы, үттә утырып, ташка әйләнә. Операцияләрнең дә күбесе нәкъ менә үт куыгында ташлар булу аркасында ясала икән. Бу – иң еш ясала торган операцияләрнең берсе. 7нче шәһәр хастаханәсенең бер бүлегендә генә дә көненә шундый өч-дүрт операция башкарыла.

– Германиядә, мәсәлән, үт куыгында таш барлыгы ачыкланса, шунда ук планлы рәвештә операциягә җибәрәләр. Ә бездә таш белән озак вакыт яшәүчеләр дә бар. Шунысын да әйтергә кирәк, чит ил белән чагыштырганда, бездә бу операция күпкә яхшырак ясала. Чөнки бездә авыруны соңгы чигендә дәвалау очраклары күп, табиблар җитәрлек тәҗрибә туплый. Ни өчендер күпләр, эче авыртса да, табибка бармый түзә, дару эчә дә шуның белән тынычлана. Вакытында операция ясамасаң, үт куыгындагы ташлар бавырга зыян китерергә мөмкин, – ди Камил Гафуров. – Өлкән яшьтәгеләргә, ташлар борчымаса, операция ясамаска тырышабыз. Авырлы хатын-кызларга да пычак астына ятмаса хәерле. Шуңа да, балага узганчы, хатын-кызларга тикшеренергә, үт куыгында таш булса, алдан ук алдырырга киңәш итәбез.

– Үт куыгында таш нидән барлыкка килә соң?

– Күп нәрсә дөрес туклануга бәйле. Майлы ризыклар, йомырка, помидорны күп ашау үт куыгы, бавыр өчен файдага түгел. Бу авыру нәселдән дә күчәргә мөмкин. Шунысы да бар, ирләргә караганда, ул хатын-кызларда ешрак очрый. Бу хатын-кызлардагы гормоннар белән дә бәйле.

– Балаларда да үт куыгы белән бәйле проблемалар очрыймы?

– Аларда күбрәк үт юллары дискинезиясе күзәтелә. Үт куыгы һәм үт юллары стенасының мускул катламы бозыла. Бу, үз чиратында, үт куыгында таш китереп чыгарырга мөмкин.

– Ташларны операциясез, әйтик, үләннәр ярдәмендә бетереп булмыймы?

– Үләннәр генә ярдәм итәдер дип уйламыйм. Кыйммәтле дарулар бар барын, әмма ташлар эресен өчен, аларны гомер буе эчәргә кирәк.

– Үт куыгын алдырганнан соң тулы тормыш белән яшәргә буламы?

– 100 процентка яшәргә була. Телисең икән, футбол тип, спорт белән шөгыльлән. Гадәттә, авыруның хәленә карап, алты айга кадәр диета тотарга кушабыз. Ә аннары пациент җаны теләгән ризыкны ашый ала.

Эльвира Мозаффарова
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/t-kuyksyz-nichek-yashrg-tabib-kishlre

Фото http://tat.tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев