Сентябрь аенда Татарстанда ОРВИ һәм коронавирус белән авыручыларның артуы көтелә
Кешеләр барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәвен дәвам иткән очракта, яз айларында коронавирус йоктыручылар саны артмас дигән өмет бар.
Көзен Татарстанда ОРВИ, шул исәптән яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы көтелә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бездә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны былтыр ике тапкыр артты: беренчесе — май аена, икенчесе октябрьгә туры килде. ОРВИ сезоны булганлыктан, бу көтелгән хәл иде. Без сентябрь аенда янә авыручылар саны артыр дип көтәбез», — дип искәртте спикер.
Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, Татарстанда яшәүчеләр Covid-19 таралу аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәвен дәвам иткән очракта, яз айларында коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны артмас дигән өмет бар.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев