Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.

1. Күбрәк су эчегез. Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчү дә файда бирәчәк. Чәй яратсагыз янына бал яки имбирь өстәсәгез дә була.

2. С витамины булган ризыклар кулланыгыз. Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әйбәт йогынты ясый: организмның саклану көчләрен ныгыта. Гөлҗимеш, сырганак, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, брокколи, әфлисун, лимон, шпинат – менә С витаминлы ризыклар.

3. Табигый антибиотиклар Суган һәм сарымсакка өстенлек бирегез. Әлеге ике яшелчә теләсә кайсы дарулардан да көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр. Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аңардан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.

4. Тавык ашы ашагыз. Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр куллану файдалы. Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә була. Көненә 2-3 җимеш, чикләвекләр ашагыз. Ә менә шикәр комы ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артывына китерә.

Тулырак https://tatar-today.ru/2018/11/36637/

Фото https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев