Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Салкын тидермәс өчен сагыз чәйнәгез!

Көннәр суытып, яңгырлар китү белән башлана инде: «әпчхи!», «кых-кых», «мышык-мышык»... Нәрсәгә ишарәләүне аңладыгыз, билгеле – салкын тидерәбез. Төчкереп, йөткереп, томалаулап интекмәс өчен гап-гади ун кагыйдәне әйтмәкче булабыз. Әле алар турында моңарчы ишеткәнегез дә булмагандыр.

Сагыз чәйнәгез

Сагыз, бигрәк тә ментоллысы, тамакны бик шәп чистарта. Әгәр дә тамагыгыз шешеп, какырык барлыкка килә башласа, ментоллы сагыз какырыкны хәзер куптара, тамакның сызлавын баса. Яңа сагызны кабып, 10-15 минут чәйнәргә генә кирәк. Көнгә берничә тапкыр кабатларга була, ләкин һәр капканында да яңа сагыз булсын.

 

Биткә кагылмагыз

Вируслар безгә борын һәм авыз аша үтеп керә. Ә куллар белән без төрле җирләргә тотынып, бөтен бактерияләрне ияртәбез. Пычрак куллар белән битегезне ышкып, бармак бите белән иннегегезне төзәтеп бармаклардагы  биктерияне шунда күчерәсез. Битегезгә кагылыр алдыннан кулыгызны юыгыз, һич югында антибактериаль салфетка белән сөртегез.

 

Һаваны дымландырыгыз

Коры һава борын куышлыгын киптерә. Бу исә бактерияләргә курорт шартлары тудыруга тиң. Фатирыгызда һава коры булса, аны дымландырырга кирәк. Махсус җайланма аласызмы, аквариум куясызмы, юеш кер эләсезме – анысын үзегез карыйсыз инде.

 

Шампан шәрабе булыша

Французлар салкын тимәсен өчен төнгә каршы шампан шәрабе эчә икән. Ләкин гадиен түгел, ә җылытылганын. 1 бокал шәрабкә 1 бал кашыгы шикәр салып, утка куялар да, кайнатып чыгаралар һәм юрганга төренеп ятып, шуны җылы килеш эчәләр.

 

Аштәмләткечләр кулланыгыз

Вирусларны без күбесенчә кеше күп җирдә ияртәбез. Иртән эшкә барыр алдыннан авызыгызга бер телем лимон яки бер данә канәфер (гвоздика) салып чыгып китегез. Алар бактерияләр белән бик яхшы көрәшә.

Ризык әзерләгәндә  куркума салып пешерүне гадәткә кертегез. Бик көчле антибиотик ул (тик ташларны кузгата, ташлары булган кешеләр саграк булыгыз, яме!).

 

Гимнастика ясагыз

Көлмәгез әле сез. Иртән 10 минут гимнастика ясауның файдасын галимнәр раслаган инде. Иелеп, бөгелеп, чүгеп, кулларны болгап, без канны куабыз, тәнне язабыз. Даими ясаган гимнастика фигураны гына матурлап калмый, иммунитетны да ныгыта.

 

Лампа кабызыгыз

Гадәтине түгел, билгеле, аромолампа дигәнен. Даруханәләрдә төрле-төрле үсемлекләрнең эфир майлары сатыла. Салкын тиюдән эвкалипт, нарат, лимон, пихта, лаванда майлыр бик булыша. Алар бүлмәдәге вирусларны һәм микробларны юк итә. Андый лампагыз булмаса, бәләкәй генә савытка җылы су салып, 1-2 тамчы май тамызыгыз да, җылылык торбасына куегыз – менә сезгә аромолампа!

 

Баллы ризык ашамагыз

Баллы ризыктан микроблар «симерешә». Ул алар өчен туклыклы мохит барлыкка китерә. Әнә шуңа да баллы яратучылар салкын тидереп еш авырый.

Салкын тидерү ихтималы зур булганда аксымга һәм тимергә бай ризыклар ашарга кирәк – терлек һәм тавык ите, эремчек, балык, йомырка, күрәгә, йөзем, диңгез кәбестәсе, карабодай ярмасы, помидор...

 

Урамга чыкканда һәм урамнан кергәч  йолаларны үтәгез

Аптырап калдыгызмы, нинди йола икән, дип. Сүзебез барыбызга да яхшы таныш оксолин мае турында. Урамга чыгарга җыенсагыз, борынга бер тамчы оксолин мае тидереп куегыз. Әле бу гына түгел, йоланың дәвамы – өйгә кайткач тозлы су белән тамакны чайкату һәм борынны юдыру. Ышаныгыз, бик булыша.

 

Витамын белән чәй эчегез

Бу рецептны күпләр белә, үзебезнең дә сынап караган бар. Чынлап та эшли. Тигез күләмдә караҗимеш, күрәгә, йөзем, әстерхан чикләвеге һәм лимоннын иттарткычтан чыгарып, бал кушабыз. Чәй эчкәндә шуны 1-2 чәй кышыгы гына кабу да җитә. Иммунитетны ныгытырга бер дигән!

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/salkyn-tiderms-chen-sagyz-chyngez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев