Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Салкын эчемлекләр тамак төбе яман шеше китереп чыгара аламы?

Тәмәке тарту, алкоголь һәм лайлалы тышчаны ярсыта торган башка әйберләр куллану зуррак зыян сала.

Салкын эчемлекләр сәламәтлеккә зыян салмый, әмма лайлалы тышчаның гел ярсынган булуы онкология авырулары барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта югары квалификацияле отоларинголог Алексей Кошелевка сылтама белән РИА Новости яза.

«Безнең лайлалы тышчаларда күп күләмдә бактерияләр бар. Әгәр без ничек тә булса аларның яшәү тирәлеген үзгәртәбез, суытабыз икән, бактерияләр күләме үзгәрергә мөмкин», — дип аңлатты ул. 

Табиб сүзләренчә, суыну озак дәвам итсә, кан йөреше кими, ә бу җирле иммунитетка зыян салырга мөмкин.

Ләкин тәмәке тарту, алкоголь һәм лайлалы тышчаны ярсыта торган башка әйберләр куллану зуррак зыян сала, чөнки һәрбер ялкынсыну күзәнәкләр мутациясе китереп чыгара, дип өстәде Кошелев.

«Лайлалы тышча яки нинди дә булса тукыма онкологиягә әверелергә мөмкин», — дип аңлатты ул.

Алексей Кошелев елга бер мәртәбә булса да табибка күренергә, ә риск төркеменә кергән кешеләргә моны ешрак эшләргә куша. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев