Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзор илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең тотрыклануын белдерде

Россиядә соңгы атна эчендә Covid-19 белән авыручылар саны кими бара.

Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе белән бәйле вәзгыять тотрыклана башлаган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова үткәргән селектор киңәшмәсендә сүз барды.

Күзәтчелек органы мәгълүматларына караганда, соңгы атнада ил буенча бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 100 мең кешегә 18,9 очрактан 16,5 очракка кадәр кимегән. Әмма кайбер төбәкләрдә ул 100 мең кешегә 2,44 очрактан башлап, 67,98 күрсәткеченә кадәр җитә.

Бу «коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү юнәлешендә җитди эшләү, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бөтен саклык таләпләрен үтәү мөһимлеге турында сөйли», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Соңгы вакытта ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны буенча кискен күрсәткечләрне узып киткән төбәкләр саны 63тән 43кә кадәр кимегән.

Мәгълүм булганча, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 23 541 очрагы ачыкланган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авырган 89 кеше теркәлде.

Фото: /pixabay.com/

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/07-01-2021/rospotrebnadzor-ild-koronavirus-bel-n-b-yle-vazgyyatne-totryklanuyn-belderde-5797583

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев