Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзор дөрес туклануның төп принциплары турында искәртте

Белгечләр акрынлап дөрес туклануга күчү буенча берничә киңәш бирде.

Россиянең Роспотребнадзор идарәсе гражданнарга дөрес туклану принципларын искәртте. Киңәшләр федераль хезмәтнең сайтында урнаштырылган.

Белгечләр әйтүенчә, кабул ителгән энергия исраф ителгәне белән баланста булырга тиеш. Көн саен кешегә 400 грамм чамасы җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк. Тик бәрәңге һәм башка крахмаллы яшелчәләр ашарга киңәш ителми. Майлар күләме гомуми энергия күләменең 30 процентыннан артмаска тиеш. Бу якынча өч аш кашыгы үсемлек мае яки ике авокадо булырга тиеш.

“Шикәр микъдары гомуми энергия күләменнән 10 процентка азрак булырга тиеш (нормаль авырлыктагы кеше өчен 50 грамм яки 12 чәй кашыгын тәшкил итә)”, - дип аңлата белгечләр. Шулай ук шикәрне 5 процентка киметү сәламәтлек өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Тозның йод өстәлгәнен кулланырга кирәк һәм ул көненә 5 граммнан артмаска тиеш. Алкогольне киметергә яки бөтенләй кулланмаска кирәк.

Белгечләр акрынлап дөрес туклануга күчү буенча берничә киңәш бирде. Мәсәлән, җиләк-җимешләрне капкалап алу яки ашаганда кабымлык итеп куллану, рационда аларның күләмен арттырачак. Шулай ук сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә кирәк, диделәр Роспотребнадзорда.

Үсемлек һәм терлек майларын куллануны киметү өчен, ризыкларны парда әзерләргә яки пешерергә кирәк. Майлылыгы аз булган сөт ризыкларын һәм майсыз ит кулланырга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190284/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ