Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзор агулануга китерә торган азык-төлекләрне атады

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте азык-төлек белән агулануга китерә торган продуктларны атады. Шулай ук агулануны булдырмас өчен киңәшләр бирде. Тәкъдимнәр ведомствоның рәсми сайтында китерелә.

Белгечләр майонез һәм каймак салынган күп компонентлы салатларны, кремлы тәм-томнарны, рулетларны, котлетларны, шаурма, паштетлар һәм койканы аеруча куркыныч дип атаган.

Азык-төлек белән агуланмас өчен, әлеге продуктларны өйдә һәм аз күләмдә әзерләргә, ә калган ризыкларны бер тәүлектән дә артык сакламаска кирәк. Гигиена саклау аеруча мөһим: әзерләү алдыннан һәм чи продуктлар кулланганнан соң кулларны яхшылап юарга, пычак һәм такталарны аерым кулланырга, шулай ук продуктларны җентекләп юарга кирәк. Кибеттә ашамлык сатып алганда, аны әзерләү һәм куллану вакытына игътибар итәргә кирәк.

Азык — төлек белән еш кына дизентерия, сальмонеллез, иерсиниоз, кампилобактериоз, ротавирус һәм норовирус инфекцияләре, А вирус гепатиты һәм башка авырулар китереп чыгаручы микроблар күчә. Аш-су әзерләү технологиясен бозу, аларны дөрес сакламау һәм пешерүче тарафыннан гигиена кагыйдәләрен үтәмәү аркасында агуланулар һәм йогышлы авырулар килеп чыга.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-today.ru/2020/01/55853/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев