Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Һәр пневмония коронавирустан түгел

Соңгы көннәрдә баулылар аеруча күп сөйли торган тема – эссе һәм Ковид-19. Бар кеше аларның тизрәк бетүен тели. Елның бу вакытында эссе көннәр гадәти хәл булса, яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы теләсә кайсы мәгълүмат кешеләрне сагайта. Халык арасында хастаханәләрнең тулы булуы, медперсонал кытлыгы турында мәгълүмат тарала. Әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килү-килмәве белән кызыксынып, Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеевка мөрәҗәгать иттек.

– Глеб Викторович, Баулы районында Ковид-19 белән бәйле хәл ничек?

Бүгенге көндә безнең районда яңа коронавирус инфекциясе белән авырган җиде кеше исәпләнә. Әлеге диагноз лаборатория тикшеренүләре нигезендә куелды. Пандемия башланганнан бирле, 900дән артык мазок алынды һәм лабораториягә җибәрелде. Хәзерге вакытта көн саен 15-20 кешедән биоматериал алабыз. Иң беренче чиратта, башка илләрдән һәм төбәкләрдән килүчеләр, авырган кешеләр белән элемтәдә булганнар, хезмәт бурычларын үтәү барышында хәвеф төркеменә керүчеләр белән эшләргә мәҗбүр булган социаль хезмәткәрләр (мәсәлән, өлкәннәр өчен интернат-йортта эшләүчеләр), армиягә китүчеләр һәм клиник күрсәткечләр буенча туры килүчеләр тикшерелә. Сәламәтлекләре өчен борчылып, шәхси клиникаларда анализ тапшыручылар бар. Аларның нәтиҗәләре уңай килеп, моны раслаучы документлар белән безнең хастаханәгә килүчеләрдән кабат анализ алабыз.

– Бер атна элек хастаханәдә провизор госпитале ачылды. Ул кайда урнашкан, ул бик кирәк идеме?

  • Хастаханәдән тыш пневмония ачыклану билгеләп үтелә, чөнки пневмония шиге туган барлык пациентларны да рентген-компьютер томографиясенә җибәрәбез. Элек андый авыруларны, стационарга салырга кирәк булса, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге провизор госпитальләренә җибәрә идек. Инфекция бүлеген һәм икенче терапия бүлеген 30 урынлык госпиталь итеп үзгәрткәч, моның зарурлыгы бетте. Моннан тыш, провизор госпитале статусы вируска каршы препаратлар белән тәэмин итүдә өстәмә һәм медперсоналга түләүләр алуга мөмкинлекләр бирә.

– Кадрлар белән тәэмин ителеш буенча проблемалар бармы?

– Бездә табиблар җитмәү проблемасы элек тә бар иде, бу хакта без гел әйтә килдек. Табибларның бер өлеше “65+” яшь категориясенә керүе проблеманы тагын да кискенләштерә. Билгеле булганча, әлеге яшь төркеме Ковид-19 авыруы буенча хәвеф төркеменә керә, һәм үзләренең хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртучы эш бирүчеләр аларны больничныйга яки отпускка җибәрергә тиеш. Шуңа күрә, калган табибларга зур йөкләнеш белән эшләргә туры килә. Һәм, беркемгә дә сер түгел, табиблар да авырый, алар да шундый ук кешеләр.

  • Социаль дистанцияне саклау кирәклеге турында сөйлибез һәм кешеләрне башкалар белән мөмкин кадәр азрак элемтәдә булырга чакырабыз. Поликлиникада һәрвакыт кеше күп була. Кешеләр, нигездә, хастаханәгә авыргач мөрәҗәгать итүен исәпкә алганда, пандемия вакытында анда барырга кирәкме? Үзеңне начар хис иткәндә, нишләргә?

– Иң мөһиме – паникага биремәскә. Дөньяда коронавирустан тыш башка төрле вируслар да булуын онытмаска кирәк. Безгә яхшы таныш булган аденовирус, риновирус, энтеровирус һәм башкалар беркая да китмәде. Аларның барысы да пневмониягә китерергә мөмкин, ул ел әйләнәсе ачыкланып тора. Аны башка факторлар да китереп чыгарырга мөмкин. Хәтта эсселек тә, чөнки актив рәвештә кондицонер кулланабыз, салкын суда коенабыз, салкын су эчәбез...

 Әгәр авырып китсәгез, үзегезне начар хис итсәгез, 6-14-41 номеры аша хастаханәнең колл-үзәгенә яки 6-15-01 телефонына (табибны өйгә чакырту номерына) шалтыратыгыз. Эш вакыты булмаганда, ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә шалтыратырга була. Кая гына мөрәҗәгать итсәгез дә, безнең квалификацияле белгечләр сезне тыңлар һәм нәрсә эшләргә кирәген аңлатыр. Тән температурасының +38 градус булуы гына кешене хастаханәгә салу өчен нигез түгел.

Авылларда яшәүчеләргә, иң беренче чиратта, ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның телефон номерлары медпунктлар ишегендә язылган. Апрельдә барлык авыл фельдшерлары да пациентларны үткәрү программасы буенча укыдылар. Аларның барысы да авырган кешегә эшкә яраксызлык кәгазе ачарга хокуклы, шуңа күрә, поликлиникага барып, чиратта утырырга кирәкми. Авырган кешене хастаханәгә салу карарын медиклар хәл итә, алар сезнең сәламәтлегегез өчен җаваплы.

Глеб Викторович, ничек кенә булмасын, Ковид-19 безнең янда һәм теләсә кем авырып китәргә мөмкин. Үзеңне һәм якыннарыңны әлеге мәкерле авырудан ничек сакларга?

– Ничек кенә баналь яңгырамасын, мин тагын бер кат кешеләрне уяу булырга чакырам, битлек киеп йөрергә киңәш итәм. Аны дөрес кимәүчеләр дә бар, күпләр борыннарын капламый. Кибеттә еш кына шуны күзәтәм: әти-әниләре битлек һәм перчаткадан, ә кечкенә балалары, алар белән кулга-кул тотынышып, бернинди саклану чараларыннан башка йөри. Шуны искә алу зарур: күпчелек очракта балаларда коронавирус инфекциясе сиземичә уза һәм ирексездән алар инфекция чыганагы булырга мөмкин.

Шулай ук, бик кирәк булмаганда, җәмәгать урыннарына бармаска киңәш итәм. Салкын тию яки ОРВИ симптомнары булса, өйдә калырга һәм алда телгә алынган телефон номерлары аша медицина учреждениеләренә шалтыратырга кирәк.

Һәм ахырда баулыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итәм: без барыбыз да авыр чорны кичерәбез, вирус күп кенә планнарны үзгәртте. Әлеге хәлдә иң мөһиме – паникага бирелмәскә, Роспотребнадзорның таләпләрен катгый үтәргә, медицина хезмәткәрләре кабул иткән карарларга ышанырга.

Кадрия Гыймазова язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев