Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда провизор госпитале тулы

Кагыйдә буларак, көзге салкыннар һәм яңа уку елы башлану салкын тиеп авыручылар саны артуга китерә. Баулы районы да искәрмә түгел.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев “Баулы-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә сентябрьдә пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә провизор госпиталендә пневмония белән 35 кеше ята, 75 кеше – амбулатор дәвалануда. Баулыда пациентлар арасында расланган коронавируслы кеше юк, дип билгеләп үтте район хастаханәсе баш табибы.

Кискен респиратор авырулы кешеләр саны арту да күзәтелә. Мәсәлән, сентябрьнең беренче ике атнасында ОРВИ йоктыручылар саны 16 булган, икесе – балалар. Ә соңгы берничә көндә генә дә, 20-23 сентябрьдә 65 кешегә (44е – 14 яшькә кадәрге балалар) шундый диагноз куелган.

Эксперт сезонлы грипптан прививка ясату кирәклеген искәртә. Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, сезонлы грипптан вакцинаның беренче партиясе (4732 доза) август ахырында ук кайтты, ул тулысынча кулланылган.

Шушы көннәрдә балалар өчен дә вакцина кайткан – 2085 доза. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренчә, балаларга прививка ясау тулы көченә бара, хәзерге вакытта 948 балага ясалган.

Район буенча тулаем алганда, сезонлы грипптан баулыларның өчтән беренә вакцина ясалган: 4732се – өлкәннәр, 948е – балалар. План буенча, 20687 кешегә прививка ясалырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X