Баулыда пневмония кими башлаган
22 апрельгә булган мәгълүматка караганда, районда коронавирус инфекцияле җиде кеше исәпләнә. Аларның бишесе – өйләрендә, икесе хастаханәдә дәвалана. Элемтәдә булучылар – өчәү.
Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, соңгы атнада районда ковид белән авыруның яңа ике очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле безнең районда 77 кеше инфекция йоктырган. 2020 елда – 19, агымдагы елда – 58 кеше.
Пневмония белән авыручылар саны кимегән: апрель башында районда 20 авыру исәпләнсә, соңгы атнада – 15 очрак.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев