Пневмония белән авыручылар арткан
Көзен, кагыйдә буларак, медучреждениеләргә салкын тию билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәя.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева сүзләренә караганда, соңгы атнада пневмония белән авыручылар саны арту күзәтелә – 31 очрак, ә узган атнада 16 кеше авырган булган.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сезонлы гриппка каршы прививка ясату кирәклеген искәртә. Укытучыларга, балаларга, хезмәтләр күрсәтү тармагы хезмәткәрләренә әлеге процедураны узу аеруча мөһим.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев