Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өй аптечкасындагы файдасы аз биш дару

Күпләр табиб күзәтүендә түгел, аптекадагы фармацевттан сатып алган дарулар белән савыгырга тырыша. Терапевт өйдәге аптечкаларда еш очрый торган файдасыз биш даруны атады.

Табиблар өйдәге аптечкалардабула торган биш даруны файдасыз дип атады. Шулай ук Россия халкының үзлектән дәвалануга күнегеп бетүен һәм авырганда табибка мөрәҗәгать итүне кирәк дип тапмауларын да әйтте. Бу хакта ugpressa.ru сайты яза.

Беренче чиратта вирусларга каршы таблеткалар. Тикшеренүләр аларның файдасы аз икәнен раслаган. Вирус инфекциясе бер атнадан үзе бетә. Шуңа күрә ОРВИны махсус дарулар белән дәваларга кирәкми.

Ютәл дарулары да файдасыз, гәрчә салкын тигән вакытта иң авыр симптом булса да. Әмма ютәлләгәндә тын юлларыннан какырык чыга. Шуңа күрә дә ютәлне бетерергә тырышырга кирәкми.

Медицина белгечләре фикеренчә, какырык чыгара торган даруларның бер файдасы да юк. Күп күләмдә җылы сыеклык, мәсәлән лимон һәм бал белән чәй эчеп тә шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була.

Шулай ук активлаштырылган күмернең файдасы да күпертеп күрсәтелә. Ул агулануның беренче минутларында гына зарарлы матдәләрне чыгара ала. Өстәвенә, алкоголь белән агуланган вакытта аның бөтенләй  файдасы да юк икән.

Йөрәк авыртканда эчә торган тамчыларның да организмга зыян китерүе бар. Аларның составында фенобарбитал бар, ул даими кабул иткәндә депрессия һәм йокысызлык китереп чыгара. Бу тамчыларны күп илләрдә тыйганнар.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://intertat.ru/copayjavap/y-aptechkasyndagy-faydasy-az-bish-daru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев